Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Россия автомобиль йөртүчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша күрсәтә алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта «МАКС» мессенджерында машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисын эшлибез. Карар инде әзер. Сервис техник яктан әзерләнеп бетте дияргә була. Аны көзен кулланышка кертү планлаштырыла», – диде вице-премьер Халыкара яшьләр фестивалендә.
Нет комментариев