Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Гомерләр вакытсыз өзелмәсен

Агымдагы елның 23 ок­тябреннән 2 ноябренә кадәр республикада һәм дә районда “Көзге каникуллар” акциясе старт ала.

Әлеге акциянең максаты – мәктәп укучыларының көз­ге каникуллары вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдыр­мауга һәм профилактикалауга юнәл­дерелгән.

Кыскача мәгълүмат

2025 елның 9 аенда республика юлларында 359 юл-транспорт һә­лакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Пассажир-балалар катнашында 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 бала һәлак булган һәм 137се тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, кызганычка каршы, үлүчеләр саны арткан. Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 36 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 35е җәрәхәтләр алган.
Күреп торасыз, саннар куандырмый. Әле бу берничәсе генә. Балаларны транспортта йөрткәндә килеп чыккан юл һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 9 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, “Көзге каникуллар” акциясе барышында балалар күпләп була торган урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү чаралары узачак. Дәүләт автоинспекция­се хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак. Юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» инициатив төркемнәре, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен уку урыннарына тапшырылачак. Әлеге чорда полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән про­филактик әңгәмәләр үткәрүне күз­дә тота. 
Көзге чорга кердек. Тиз караңгы төшә. Көннәр кыскарды, шулай ук һава шартлары гел үзгәреп тору сәбәпле, юлларда хәвеф-хәтәрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев