Игътибар, балалар!
Республикада, шул исәптән районда да “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы үтте.
Әлеге чара 18 августтан 24 август аралыгында узды. Профилактик чара балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатын күздә тотып башкарылды. “Игътибар, балалар ! ” профилактик чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 19 протокол төзелде. Штрафлар бик зур – 3000 сум”, – дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.
“Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калды. Бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп һәм балалар бакчалары янында эшләячәк. Шуңа да әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар иде”, – дип кисәтә җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев