Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Ике бала зыян күргән

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан Рес­публикада 14 июльдән 24 июльгә кадәр «Бала – төп пассажир!” дип исемләнгән профилактик чара узды.

Әлеге акция кысаларында юл иминлеге инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелде. Акция барышында юл инспекторлары тарафыннан пассажир балаларга нык­лы игътибар бирелде.
Һаман да бер балык башы, нәрсәгә кирәк ул, дип кырт кисәргә ашыкмагыз. Автотранспортларда балаларны махсус утыргычсыз йөртү нәтиҗәсендә үкенечле хәлләр дә булырга мөмкин.
Агымдагы елда респуб­лика юлларында пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозып 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е тән җәрәхәтләре алган.
Район юлларында кагыйдәләр бозучылар күпме? Бу хакта районның юл имин­леге бүлекчәсе җитәк­чесе Айнур Ямалиевтан сораштык.
– Агымдагы елның шушы аралыгына кадәр районда барысы 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әлеге һәлакәтләрнең икесендә балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Берсе 7 яшьлек бала. Шулай ук пассажир буларак, әнисе гаебе белән бер бала тән җәрәхәте алды. 
– Профилактик чара барышында ничә протокол төзелде?
– Балаларны махсус утыргычсыз алып барганнары өчен дүрт протокол төзелде. Ел башыннан 23 кагыйдә бозу очрагы теркәлде.
– Узган ел белән чагыштырганда артыкмы яки киресенчә кимрәкме?
– Кимрәк. Узган ел кагыйдә бозу очрагы 35 булды.     
Узган ел белән чагыштырганда протокол саны ким булса да, тынычланырга ярамый. Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Озын яллар матур узсын өчен, үзебез дә юл йөрү кагыйдәләрен үтик, балаларны да күз уңыннан югалтмыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев