Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ике юл һәлакәте булган

29 гыйнвардан 6 февральгә кадәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 29 протокол төзелгән.

Бер шоферга штрафларын вакытында түләмәгән, 11е кур­кынычсызлык каешын такмаган, 4 шоферга тонировкасы тиешле таләпләргә туры килмәгән өчен протоллар төзелгән.
— 1 йөртүче исереклектә шикләнелеп тоткарланды, 2 юл һәлакәте теркәлде. Моннан тыш, 2 йөртүчегә баланы махсус утыргычсыз йөрткәне өчен 3 мең сум күләмендә штрафлар салынды. Җәяүлегә юл бирмәгән өчен 1 протокол төзелеп, йөртүче 2 500 сум күләмендә штрафка тартылды. Номерны каплап йөргән өчен бер шофер җаваплылыкка тартылды, аңа 5 мең сум күләмендә штраф салынды. 2 машинаның техник халәте дөрес булмау һәм дә машинаны тиешле урынга куймаган, номеры чиста булмаган өчен 1әр протокол төзелде, — дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев