Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Ике көнгә бер исерек

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларны күргәч, чәчләр үрә торды.

17-23 июнь көннәрендә районыбыз юлларында исерек хәлдә булуга шикләнелгән 4 транспорт йөртүче тоткарланган. Башкача әйтсәк, ике көн саен бер исерекне тоткарлаганнар дигән сүз бу. Коточкыч та, кызганыч та!
Шул ук чорда куркынычсызлык каешын эләк­термичә йөргән 10 шофер җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш 2 бала да махсус утыргычта булмаган. 4 автомобильдә тонировка тиешледән артык булган һәм 4 йөк машинасы ярамаганлыкны күрсәтүче юл билгесе булса да, Олы Әтнә үзәге аша җилдергән.
Югарыда исерек булуда шикләнелгән йөртүчеләрне искә алдык, соңыннан араларында “права”дан колак каккан хәлдә руль артына менеп кунаклаучылар да була. Әнә бит, узган атнада шундый берәү тоткарланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев