Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Имин юл хәрәкәтен пропагандалаучы агитбригадаларның «Әйдә дус булыйк, юл!» фестивале узды

Әлеге фестиваль яшь буынны юл хәрәкәте кагыйдәләренә төшендерү, юлларда иминлек культурасын тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, аларның сәламәтлеген саклау – бүгенге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе. 

Фестивальдә катнашучылар  юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрәләр. Аларның чыгышларында юлларда игътибарлы булу, тизлекне арттырмау, иминлек каешларын куллану кебек мөһим темалар яктыртыла. Һәрбер чыгыш – ул юлдагы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзенчәлекле бер хәбәр.

Бу төр фестивальләр балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерүенә, юлларда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнүенә ярдәм итә. Агитбригадаларның чыгышлары тамашачыларда уңай тәэсир калдыра, юлларда сак булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә өнди.

Фестивальдә җиңүчеләрне билгеләү өчен жюри составы бәяләде.

1 урын МББУ "Күшәр төп гомуми белем мәктәбе"

2 урын МББУ "Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе"

3 урын МББУ "Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбе"

Район күләмендә үткәрелгән әлеге чарада укучылар бик тырышып эшләделәр, һәм нәтиҗәләр дә сөендерә. Һәр мәктәп укучылары үз белемнәрен күрсәтергә тырышты, һәм билгеле булганча, иң яхшылары җиңүгә иреште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев