Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Иминлек күз уңында булсын!

Юл хәрәкәтендә катнашучы райондашларга кагыла бу сүзләр.

3 июльдән 9 июльгә кадәрге чорда районыбыз юлларында транспорт йөртүчеләр тарафыннан 21 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Аларның өчтән бере – 7се, элекке атналардагыча ук, куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Ул гына да түгел, 2 баланы махсус креслога утыртмыйча идарә итү дә ачыкланган. Моннан тыш, 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. Күпме тапкырлар кисәтүгә карамастан, тиешледән артык тонировкалап йөрү очраклары кимеми, бу атнада 3 шундый очрак булган. Кызганычка каршы, алдагы транспорт чарасын узып, каршы як полосага чыгу очраклары да шактый. Бу атнада шундый 3 очрак булган. Бик куркыныч маневр бу: транспорт чарасы белән идарә итүчеләр – иминлек һәрдаим күз уңында булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев