Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Инспектор – “Кояшкай”да

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев Олы Әтнәнең “Кояшка” балалар бакчасында 6-7 яшьлек балалар белән очрашты.

Максаты – нәниләрне аз булса да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә якынайту иде. Бу уңайдан аның очрашуны да үзенчәлекле итеп, балаларның велосипедта йөриләрме икәнен сораудан башлавын әйтергә кирәк. Ә балачак – гамьсез чак инде ул! Берсен икенчесе уздырып өйләрендә ниләр барын әйтергә ашыктылар. Кайбер балада велосипед кына түгел, самокат та бар икән!
–    Балалар! Үзегез дә белеп торыгыз, әти-әни һәм туганнарыгызга да әйтегез – велосипедта бары үз ишегалдыгызда гына йөрергә була. Олы юлга, зинһар, чыга күрмәгез, – дип дәвам итте ул сүзен.
Бәхәсспез, велосипедта йөрү баланың сәламәтлегенә бик уңай йогынты ясый. Чөнки ул физик күнегүләр дә, күңелле вакыт та. Шуңа күрә күп ата-аналар үз балаларына велосипедлар сатып алалар да инде. Ләкин еш кына бала, күптән көтелгән велосипедны алып, йөрүнең гади кагыйдәләрен дә оныта, шуның белән үзенең сәламәтлеген куркыныч астына куя. Бу очракта әти-әниләрнең бурычы-балага куркынычсызлык техникасының мөһимлеген аңлату. Балалар өчен велосипед куллануның гап-гади кагыйдәләрен белү аеруча мөһим.
ЮХИДИ инспекторлары да бу мәсьәләгә җитди карыйлар.Бу яшьтәге балалар бер дә уйламаган маневрлар, кинәт кенә олы юлга чыгарга мөмкиннәр. Бу уңайдан Айнур Ямалиев аларга махсус белешмәләр һәм яктылыкны кире кайтара торган брелоклар бүләк итте. Боларның уңай нәтиҗәсе бҗала күңеленә үтеп керми калмас дип өметләник. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев