Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Йөртүче исереклектә шикләнелә

27 март-3 апрель көн­нәрендә районыбыз юлларында транспорт-техника йөртүчеләр тарафыннан 16 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Автоинспекторлар бу чорда куркынычсызлык каешын такмаган 6 машинаны тоткарлаганнар.

Моннан тыш пыяладагы тонировкасы тиешле нормадан артык булган, дәүләт теркәү номеры чиста булмаган һәм ими­ният белешмәсез 2шәр транспорт иясе административ җаваплылыкка тартылган. Кызганычка каршы, шушы бер атна эчендә 1әр тапкыр “права”сыз йөргән, тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыккан һәм еш кына, әнә шундыйлар нәтиҗәсендә килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Янә, авыр сулап, исерек­леккә шикләнеп туктатылган 1 йөртүчене искә алырга туры килә. Аның гаеп дәрәҗәсен җәмәгать суды билгеләячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев