Йөртүче таныклыгы – суд аша
Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 8-13 май аралыгында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары арткан.
Аерым алсак, узган атнаның бу көннәрендә куркынычсызлык каешларын такмаган – 15 һәм баласын махсус креслога утыртмаган 1 транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Гомумән бу төр юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар шактый һәм күпләр моңа өстән карый. Заман алга бара, транспорт йөртүче иптәшләр – юл йөрү көннән-көн интенсивлаша, шуңа күрә куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Шушы ук көннәрне тонировкасы тиешле нормалардан артык булган 10 машина йөртүче тоткарланган. Моның куркынычы турында да бер генә язылмады. Федераль статистика нәтиҗәләре буенча тонировкасы артык зур булу сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтенә очраучылар саны да арткан.
7 транспорт йөртүченең иминият белешмәсе булмаган. Шулай ук 1 йөртүче административ штрафын вакытында түләмәгән. Кызганычка каршы, юлларда андыйлар да шактый ишәйде хәзер.
Ә хәзер телгә алыначак юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны аеруча куркыныч категория буларак аерым бирергә дә була. Узган алты көнне генә дә әнә шундый куркыныч 7 закон бозу очрагы теркәлгән. Кабат аерым язып үтү урынлы булыр: кызганычка каршы 1 юл-транспорт һәлакәте булган. 2 йөртүче алда барган транспортны узарга дип тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан. Шулай ук 1 кеше йөртүче хокукы булмаган хәлдә руль артында булган. Янә 1 транспорт йөртүче рульне хокукы булмаган башка берәүгә биргән, нәтиҗәдә аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф салынган. Моннан тыш тагын 1 кеше йөртүче хокукы булмаган һәм исерек хәлдә транспорт йөрткән, ул да суд залында җавап тотты. Аңа да 45 мең сум административ штраф билгеләгәннәр.
Янә «бик кызганыч» сүзләрен кулланырга туры килә, районыбыз юлларында исерек хәлдә булуга шикләнелеп, кабат 1 транспорт йөртүче тоткарланган. Хәзер аңа да транспорт йөртүче таныклыгын суд залы аша алырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев