Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Йөртүчеләр, сак булыгыз!

Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 16-21 апрель көннәрне юлларда транспорт йөртүчеләр тарафыннан 19 административ хокук бозу теркәлгән.

Аерым алсак, 1 юл-транспорт һәлакәте һәм тиеш булмаган урында 5 тапкыр алдагы транспортны узып каршы як хәрәкәт юлына чыгу очрагы ачыкланган. Бу ике төр админис­тратив хокук бозуны бергә искә алуы­быз юкка түгел. Чөнки юл һәлакәте, еш кына, каршы хәрәкәт юлына чыгу сәбәпле килеп чыга.
Моннан тыш, тиеш урында җәяүлегә юл бирмәүне дә берничек тә аклап булмый. Транспорт йөртүчеләргә бик сак булырга кирәк. Хәзер бу өлкәдә закон үзгәрүне дә исәпкә алыгыз. Җәяүлегә кадәр узып китәм әле дип ашыгучыларга да җавап тотарга туры киләчәк.
Калганнары алай зур хокук бозу саналмаса да, йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүе кимемәү шомландыра. Бер атнада шундый 7 йөртүче тоткарланган. Шулай ук бу чорда машина пыяласы тиешледән артык тонировкаланган һәм иминият белешмәсе булмаган – 2шәр, административ штрафын вакытында түләмәгән 1 йөртүче җавапка тартылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев