Исерек йөртүче – нәфес корбаны
Алган мәгълүматларга караганда, 4-8 апрель көннәрендә районыбыз юлларында исерек хәлдә булуга шикләнелүче тагын 1 йөртүче тоткарланган.
Гел аңлатабыз югыйсә, исерек хәлдә тоткарланучы ничек тә булса котылуга тамчы да өметләнә алмый. Зур суммалар түгеп адвокат яллаучылар да, ниндидер танышлары булучылар да Закон алдында бер дәрәҗәдә. Түгәрәк суммада штраф түләп, үзеңә һәм гаиләгә шактый зыян салып, бик күп вакыт җәяү йөрергә туры киләчәк. Авызыңны тыя белмәү һәм нәфесеңне йөгәнли белмәү аркасында бу!
Шушы ук чорда юлда 1 “права”сыз йөрүче дә туктатылган. Монысын ничек аңларга икән? Мөгаен, транспортта исерек хәлдә йөреп, “права”сыннан “колак каккан” булгандыр.
Исерекләр темасын калдырып торыйк та, куркынычсызлык каешына “өстән караучылар”ны искә алыйк. Ни кызганыч, аларның саны һич кимеми. Тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри дигән булабыз, шушы 5 көндә 10 куркынычсызлык каешы такмыйча һәм 2 очракта балаларын махсус утыргычсыз йөртүчеләрне күзаллаганда, акчаны да шәп эшли болар, мондый очракларны закон бозуга санамыйлар бугай. Алай гына түгел, үз һәм пассажирлары, хәтта балалар язмышына “төкереп карый”лар.
Тиеш булмаган урында алда баручы транспортны узарга чыгучыны да югарыда телгә алганнар белән бер рәткә куярга була. Тәвәкәллек дияргәме моны, әллә, тәккәберлекме бу? Соңгысы булса, Ислам дине буенча мондый кешене шайтан юлдашы дияргә була. Һәрхәлдә, мондыйлар Ары-Олы Әтнә ягыннан түгелдер. Чөнки ул юлда алдагы транспортны узу түгел, йөрүе үк хәтәр хәзер. Җәйгә таба дамба астыннан юл салсалар гаҗәпләнмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев