Юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арта бара
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сөйләде.
ТР Министрлар Кабинетында узган брифингтагы әйтелгән мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 171 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 29 кеше һәлак булган, 237 кекше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхштләре алган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда гына да юлларда 29 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны кимегән, әмма һәлак булучылар саны арткан.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып – юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, юл кырыена дөрес итеп урнашмау, шулай ук машина йөртүчеләрнең игътибарларын читкә юнәлтүе тора. Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үткәнчә, күп кенә очракларда йөртүчеләр берьюлы автомобиль белән идарә итә һәм шул ук вакытта телефонын куллана.
Аерым куркыныч тудыручы факторларның берсе — каршы як юл полосасына чыгу. Бу манёвр юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә зур куркыныч тудыра, аеруча каршы якка чыгу тыелган участокларда.
«Бер кешенең үлеме дә— гаилә һәм дәүләт өчен фаҗига. Каршы як полосасына чыгу белән бәйле бер авариядә генә дә берьюлы берничә кеше һәлак булырга мөмкин», — дип ассызыклады Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.
Гыйнвар аенда республикада исерек хәлдәге йөртүчеләр катнашында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, ун кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, алкоголь реакцияне акрынайта, үз-үзеңне контрольдә тотуны киметә. Исерек хәлдә руль артына утыруның иң авыр нәтиҗәсе — штраф та, җәза да түгел, ә кеше гомеренең өзелүе.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Татарстанда автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча актив эш дәвам итә. Бу авария хәлләре куркынычын киметүгә юнәлдерелгән чараларның берсе.
«Безнең өчен төп программа - «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты. 2030 елга республикадагы юлларның 85 проценты норматив хәлгә җиткерелергә тиеш. Без моңа ирештек инде, уңышны саклап каласы гына калды», – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, төбәк юлларының сыйфатын яхшыртырга кирәк. Нормативларга туры килә торган мондый трассалар өлеше 60 проценттан да ким булмаска тиеш. Хәзер Татарстанда бу күрсәткеч 52 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев