Юл ялгышларны кичерми
Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 28 апрель – 7 май көннәрне районыбыз юлларында 23 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Һәрвакыттагыча күпчелек машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешы такмаулары белән бәйле. Бу көннәрне шундый 11 очрак теркәлгән. Югыйсә инде бер генә язмадык – куркынычсызлык каешының һәлакәт куркынычын киметүе фәнни исбатланган факт. Бу очракта 3 тапкыр балаларны махсус креслога утыртмыйча йөртүне дә телгә алырга кирәк. Кыскасы, транспорт йөртүчеләрнең бу төр кагыйдәгә җитди карамаулары дәвам итә.
Гадәттә, техникага утырырга ниятләгән кеше беренче чиратта документларының тәртиптә булуын карарга тиеш кебек. Әмма транспорт ияләренең атна саен диярлек иминият белешмәсез тоткарлануы моның киресен раслый. Бу атнаны шундый 3 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Мөгаен, тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыкканнардыр яки машина тәрәзәләре тиешле нормалардан артык тонировкаланган – караңгы булгандыр... Әнә шундый 2шәр очрак та теркәлгән районыбызда.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк, җәмәгать! Юл-транспорт һәлакәтләре ялгышларны кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев