Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юл иминлеге, балалар куркынычсызлыгы һәркемне борчыррга тиеш

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды. Комиссия 2025 елга, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады, 2026 елга бурычлар билгеләде.
Утырыш барышында чыгыш ясаган район полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Вадим Демидов, юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев күпләрне борчыган мәсьәләләргә тукталдылар.

Гомумән, һәр чыгыш ясаучы узган елга нәтиҗә генә ясап калмады, ә үзләренең тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.узды.

Утырышта игътибар юлларда балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә дә юнәлтелде. Узган ел дәвамында республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы борчу уятты. Комиссия әгъзалары мәктәпләр янында тизлек режимын контрольдә тотуны көчәйтү, кирәклегенә басым ясадылар.

Шунысын да искәртеп узасы килә, узган ел республика юлларында булган юл һәлакәтләрендә 15 бала зыян күргән, 13-е шуларның пассажирлар.

Шулай ук, мәктәп автобусларының техник торышы, маршрутка чыгу алдыннан төзеклеге тикшерелүе турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов үз чыгышында тукталып узды. 

Көн тәртибендә каралган тагын бер мөһим мәсьәлә – кышкы чорда тюбинг белән булган фаҗигалар турында да әйтелде. Бу хакта күбрәк язарга, сөйләргә киркәлегенә басым ясалды.

Комиссия утырышы ахырында 2026 елга эш планы расланды. Планга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән төрле чаралар кертелгән. Җаваплы затларга конкрет бурычлар йөкләнде, аларның үтәлеше даими контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев