Юл иминлеге хезмәткәрләре мәктәпләргә чыктылар
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Шул ук вакытта мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уза.
Районның юл иминлеге инспекторлары җитәкчесе Айнур Ямалиев, хезмәткәр Рамил Шарифьянов мәктәпләрдә булып, әти-әниләр белән очраштылар. Очрашу барышында әти-әниләргә юл йөрү кагыйдәләрен һәм дә кагыйдә бозган очракта каралган җаваплылылк турында сөйләделәр.
– 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү өчен баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланма-кресло кулланылырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус җайланмалар булу шарт. 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар да иминлек каешын эләктерергә онытмасын иде, - дип искәрте юл иминлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.
“Язгы каникуллар” профилактик акциясе барышында җәяүле балалар иминлеге дә игътибарга алына. Юл иминлеге инспекторлары район мәктәпләрендә, ата-аналар җыелышларында булып, аңлату эшләре алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев