Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик!

Автоинспекция 30 июль-5 август көннәрендә районыбыз юлларында Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында хәбәр итте.

Чагыштырмача ким тоелса да, элеккечә үк күпчелекне куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр тәшкил итә. Моны кирәксезгә санаучыларның тагын бер кат исләренә төшерү урынлы булыр: статистик мәгълүматлар юл һәлакәтендә вафат булучыларның һәр бишенчесе каеш такмау аркасында булуын күрсәтә. Өстәвенә, бу сан – үсештә икән. Кызганычка каршы районыбыз юлларында да бу көннәрне 7 йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән.
Шушы ук көннәрне 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Шөкер, хәвеф-хәтәр булмаган. Бу очракта куркынычсызлык каешын тагу һәм тизлек режимын сак­лау коткаргандыр.
Автомобиль пыяласын да тиешле нормалардан артык тонировкалап йөрү авариягә дучар итәргә мөмкин. Районыбыз юлларында узган атнаны шундый 1 йөртүче тоткарланган.
Юлга чыкканда доку­ментларның тәртиптә булуын һәрдаим тикшерү кирәк дип тә бер генә искә алмадык. Бездә шундый ике очрак теркәлгән: 1 машина йөртүче юлдан иминият белешмәсе булмаган хәлдә җилдергән, янә 1 йөртүченең машинасы учетка бастырылмаган булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев