Юл кагыйдәләренең һәрберсе кан белән язылган
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге утырышында һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, куркынычсызлык мәсьәләләренә басым ясала.
Яңа уку елы якынлаша, шулай ук көз аена да аяк басабыз. Көннәр кыскарганын һәркем яхшы аңлый, бик тиз караңгы төшә. Соңгы вакытта берөзлексез явып торган яңгырлар да юлларда игътибарлы булуны таләп итә. Юл иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышының максаты да әнә шул мәсьәләләрне үз эченә алды.
Һәркайсыбыз күреп, ишетеп торабыз, республикада көн саен диярлек юл-транспорт һәлакәте булып тора. Кызганычка каршы, кеше гомерләре вакытсыз өзелә. Уйлый башласаң, һәлакәтләрнең күбесендә гаеплеләр – кеше факторы. Руль артына утыручысы да, җәяүлесе дә ашыга, юл йөрү кагыйдәсен боза. Һаман да шул минем белән андый хәл булмас, дип уйлыйбыз.
Кызганыч, ашыгулар һәлакәткә илтә шул.
Утырыш барышында район юлларында юл һәлакәтләренең саны кимүен билгеләп үтсәләр, ә менә исерек килеш руль артына утыручыларның саны артуы борчу тудыра. Шулай ук соңгы вакытта яшьләр арасында төрле яңа техникалар популяр була башлады. Әмма аларның да бик күп яшь гомерләрне өзүе турында гел ишетеп торабыз.
Агымдагы елда район юлларында балигъ булмаган балалар катнашында 4 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Ике бала электросамокатта, берәр бала питбайк һәм велосипедта йөргәндә кагыйдә боза. Кагыйдә бозучылар юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тоткарлана һәм җавапка тартылалар. Шулай ук машина белән идарә иткән 18 яше тулмаган бер яшүсмер, Биектау районы егете, Бәрәскә авылында юл һәлакәте ясый. Инспекторлар тарафыннан аңа 4 протокол төзелгән: страховкасы, юл йөрү таныклыгы, документлары үзе белән булмаганы өчен һәм дә тиешле дистанцияне сакламаган.
“Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Рамил Галаутдинов район юлларында башкарылган ремонт эшләренә тукталып узды. Бүгенге көндә юллар халәтенә анализ ясады.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов үз чыгышында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, шулай ук аңлату эшләренең даими рәвештә алып барылуына басым ясады. Шулай ук мәктәп автобусларының техник торышы һәм маршрутларының иминлеген тәэмин итүдә башкарылган эшләргә тукталып үтте.
– Мәктәп автобуслары тиешле техник тикшерүне узды. Тикшерү барышында булган кимчелекләр төзәтелде. Яңа уку елына районга өч яңа автобус кайтты. Алар мәктәпләргә тапшырылды, – диде ул.
Яңа уку елында район юлларында барысы 10 автобус 17 юнәлештә йөриячәк. Һәм алар барысы 264 укучыга хезмәт күрсәтәчәк.
Юллар ялгышларны кичерми, дип әйтергә яратабыз. Шулай да хәвеф-хәтәрне булдырмый калу – күп очракта кешенең үзеннән тора. Юл йөрү кагыйдәсен үтәргә тырышыйк, исерткеч эчемлек кулландыңмы руль артына утырма. Тиешле тизлекне саклыйк, юкка гына ашыгулар үкенечкә илтә, дип җырларда җырланмый инде. Балаларыбызга да алар сораган заманча техникаларны алып биргәнче, иң элек аларның сәламәтлеге, гомерләре турында уйлыйк. Чәчәк кебек гомерләрне вакытыннан алда өзмик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев