Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

“Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы” бара

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында 15 сентябрьдән Татарстанда “Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы” башланды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау буенча эшне көчәйтәчәкләр.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары  юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

“Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, машина юлын җәяүлеләр кичүләре аша гына, ә юл чатында тротуар яки юл кырые буенча гына кисеп үтәргә кирәклеген истә тотарга тиеш.   Транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәттә өстенлек бирүенә инангач кына, машина юлын кичәргә рөхсәт ителә. Өстәмә рәвештә җәяүлеләргә юл кичү алдыннан кул белән сигнал бирергә киңәш ителә”,– ди район автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында йөргәндә,  юл аша чыкканда үзләре белән яктылыкны кире кайтара торган элементлы предметлар йөртергә тиеш.

Фаралар яктысы кабызылган автомобиль хәрәкәт иткәндә, йөртүче караңгыда җәяүлене күрә ала торган ара 50 метрга тигез. Бәрдермәс өчен бу гына җитми.

Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта.

Яктылык кайтаргычсыз еракта фонарьлар яктысында җәяүле машина йөртүчегә 100 метр ераклыкта, ә әлеге элементлардан файдаланып – 350 метр ераклыкта күренәчәк. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.

Атналык 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев