Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юл хаталарны кичерми

Ул тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяу­лык һәм игътибар таләп итә.

Бары тик шоферлар, җә­яү­леләр дә юлларда үзара ихтирамлы булганда гына, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, уяулыкны югалтмаганда гына һәлакәтләргә киртә куеп буладыр.
Табигатьнең рәхәт, матур фасылына кердек. Юлларда җилдерүе дә рәхәт, шуңа да гел ашыгабыз, хәвеф-хәтәрнең аяк астында гына булуын онытып җибәрәбез.
Юл иминлеге статистикасына күз салсаң, килеп чыккан хәвеф-хәтәрләрнең күбесе машиналарның тиешсез урында каршы як полосага чыгуы һәм дә җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә.
Районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән әңгәмәбез дә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында.
– Кагыйдә бозучылар арасында тиешсез урында каршы як полоса чыгу очраклары да бар. Агымдагы елның 3 аенда – 14 протокол төзелгән. 2024 елда бу сан 8 генә булган. Әлеге юл  йөрү кагыйдәсен бозган очракта эш судка җибәрелә. Һәм судья беренче тапкырында 7500 сум күләмендә штраф салу яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карарын чыгарырга мөмкин. Ә икенче тапкыр шушы ук кагыйдәне бозган очракта, шофер кешегә бер ел машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Чөнки юлларда килеп чыккан һәлакәтләрнең төп сәбәбе – тиешсез урында алда булган машинаны узарга тырышып, каршы як полосага чыгу тора. 
– Ни кызганыч, юл һә­ла­кә­тендә зыян күрүчеләр һәм үлү­челәр арасында ба­ла­ларның да булуы күңелне әр­не­тә.
– Килешәм. Гел язып, әйтеп торсак та, балалар катнашын­дагы юл һәлакәтләре дә еш булып тора. Райондагы мәгъ­лүматларга килсәк, балаларны автотранспортта махсус утыргычсыз йөрткән өчен өч айда 5 протокол төзелгән. Узган 2024 елда бу сан 21 булган. Саннар түбән булса да, кагыйдә бозучылар кимеде дип әйтмәс идем. Бәлки без, юл инспекторларының эшләп җитмәү нәтиҗәсе генәдер, дия­сем килә. Быел, мәсәлән, бер балага юл йөрү кагыйдәсен бозучы карточкасы төзелде. Ә әти кешегә баласы кагыйдә бозган өчен 5.35 маддәсе буенча протокол язылды.
– Әти-әниләрдән тыш, сез, инспекторлар тарафыннан нинди аңлату эшләре алып барыла?
– Атна саен райондагы мәктәп һәм балалар бакчаларына барып, укучылар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары (ЮИД) белән берлектә төрле профилактик чаралар оештырабыз. Бүгенге көндә районыбызда барысы 13 ЮИДчылар отряды бар. Аларда 153 бала исәпләнә. Әйтеп узганымча, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән һәрдаим төрле чаралар үткәрәбез. 
– Яз һәм җәйге чорга да аяк бастык. Бүгенге көндә мотоциклда, самокат, скутер һәм питбайкларда җилдерүче яшьләрне еш очратырга була. Бу хакта да берничә сүз әйтеп китсәгез иде?    
– Чыннан да, язгы-җәйге чорга чыгуга техниканың андый төрләрендә йөрүчеләр арта. Бигрәк тә яшүсмерләрне күрергә мөмкин. Бүгенге көндә басуда питбайкта йөрүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Юлга чыгарга һәм дә шлемсыз йөрергә ярамаганлык турында искәртелде. Искәртеп, шуны әйтәсе килә, әлеге төр техникага утырганчы, тиешле юл йөрү кагыйдәләрен һәм таләпләрне үтәргә кирәклеген онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев