Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, узган атнада районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 36 административ протокол төзелгән.
Аерым алсак, 12 йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган, 1 очракта баланы махсус утыргычка утыртмаганнар, 2 автомобиль тоташ линияне кистереп, алдагы транспортны узарга чыккан, ә 1 тапкыр җәяүле транспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыккан, 6 автомобильнең тонировкасы тиешле нормадан артык булган, 1 йөртүче җәяүлеләр кичүендә җәяүлене уздырмаган. Кызганычка каршы, алкоголь куллануда шикле бер йөртүче дә тоткарланган.
Нет комментариев