Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юлда – тагын исерек

Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 29 октябрь-4 ноябрь көннәрендә районыбыз юлларында тагын 1 исереклеккә шикләнелгән йөртүче тоткарланган.

Кызганычка каршы, эчкә “шайтан суы” кергәч, кеше артык кыюланып китә. Дөреслектә, акыл кимү билгесе бу. Организмга аракы керүгә үк, урын тараю сәбәпле, акыл дигән нигъмәт өлеше кими...
Акыл дигән нигъмәт болай да кимергә генә тора ул. Әнә бит шушы ук чорда 1 автомобиль йөртүче аек булса да, тиеш булмаган җирдә алдагы транспортны узарга чыккан. Монысы да гаять куркыныч маневр. Үзеңне генә түгел, каршы яктан килүчене дә куркыныч астына куясың, ләбаса! Әле рөхсәт ителгән җирдә дә алдагы транспортны узу гаять матавыклы.
Әллә шул тиешле-тиешсез җирдә узарга маташу, әллә тизлек югары булу сәбәпле, шушы бер атнада районыбыз юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлбәттә, статистикага күз салсак, андый аварияләрнең зур күпчелеге тизлек югары булуга бәйле. Әмма беренче чиратта “Юл хәрәкәте кагыйдәләре”н үтәмәү бәласы бу.
Бу көннәрне 2 транспорт йөртүченең иминият белешмәләрен өйләрендә онытып калдыруын аңларга да булыр иде әле, ә менә 2 җәяүленең башы-күзе акайган хәлдә ярамаган җирдә транспорт юлын аркылы чыгуын һич аңларлык түгел. Моны 5 каттан түбән сикерү белән чагыштырырга була. Анда да икенең бере – я үләсең, я каласың...
Элеккечә үк, транспорт йөртүчеләребез куркынычсызлык каешын үз итмиләр. Шундый 8 йөртүче тоткарланган. Барысы да административ җаваплылыкка тартылганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев