Кагыйдә бозу очраклары кимеми
Юл иминлеге

Кагыйдә бозу очраклары кимеми

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Рейд барышында барлыгы 6 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Бер машина йөртүче саклану каешын такмаган булган, дүрт йөртүченең машина номерлар чиста булмаган һәм тагын бер машина йөртүче документларын өйдә онытып калдырганы өчен протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев