Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кагыйдәләрне үтәү – һәркемгә мәҗбүри

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 15-23 июнь көннәрне районыбыз юлларында 30 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Аерым алсак, 1 юл-тран­спорт һәлакәте тер­кәлгән. Мондый һәлакәтләр хәзер телгә алачак административ хокук бозулар нәтиҗәсендә туалар. Әйтик, шушы ук чорны 2 машина йөртүче автоинспектор таләбенә буйсынмыйча, узып китәргә теләгән. Бу очракта руль артында яки исерек, яки йөртүче хокукы булмаган кеше дип уйларга нигез туа.
 Шулай ук йөртүче хокукы булмаган хәлдә тоткарланучы да шушы ук категориягә эләгә. Яки әле йөртә белми, яисә, ниндидер җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә “права”дан мәхрүм иткәннәр дигән сүз инде бу. 
Ә менә ярамаган урында алдагы транспортны узарга чыгуны берничек тә аклап булмый. Ул да потенциаль авария хәле тудыруга сәбәпче дип язарга була. Районыбыз юлларында шундый 2 очрак ачыкланган. Ә менә 1 машина йөртүче руль артында хәлдә телефоннан сөйләшеп барган. Гаять куркыныч маневрларның берсе бу. Рес­публика һәм Россия буенча телефоннан сөйләшеп бару сәбәпле авария сәбәпчесе булучыларның саны бик күп хәзер. Бу очракта гаеплегә карата 1500 сум күләмендә административ җаваплылык каралган.
Моннан тыш районыбыз юлларында 10 машина тонировкасы тиешле нормалардан зуррак булу, 8 машина куркынычсызлык каешын эләктермәү, 1 машина дәүләт теркәү номеры укымаслык хәлдә булу сәбәпле тоткарланганнар.
Ә 4 йөртүченең иминият белешмәсе булмаган.
Һәркем белә дә кебек, югыйсә – юл йөрү кагый­дәләрен төгәл үтәү барыбыз өчен мәҗбүри.
Районыбыз юлларында 24 июньнән 3 июльгә кадәр «Җәяүле кичүе» (Пешеходный переход) операциясе башланып китте. Операциянең төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, бигрәк тә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмау.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев