Каршы як полосага чыгучыга таләпләр катгыйлана
«Каршы як полоса» профилактик чарасы старт алды.
Ул 15 июльдән 28 июльгә кадәр дәвам итә, - дип хәбәр иттеләр районның юл иминлеге инспекторлары.
«2026 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 49 кеше һәлак була һәм 156 кеше җәрәхәтләр ала», – дип белдерәләр ведомствода.
Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7 500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев