Суд приставлары чит ил машинасына арест салган һәм махсус стоянкага озаткан.
Казанның Пушкин урамында машина йөртү стажы 4 ай тәшкил иткән 22 яшьлек Mercedes автомобиле йөртүчесен тоткарлаганнар. Ир-атның 164 мең сум күләмендә административ штрафлары булуы ачыкланган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Суд приставлары чит ил машинасына арест салган һәм махсус стоянкага озаткан. Машина йөртүчене полиция бүлегенә китергәннәр.
Нет комментариев