Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кукмара районында каршы як плосага чыккан фура белән бәрелешкәннән соң, «УАЗ» шоферы һәлак булган

Юл фаҗигасе Күкшел авылы янында килеп чыга.

Кукмара районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта Кукмара районының Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр иттеләр.

 Юл-транспорт һәлакәте 12 февральдә 04.40 сәгатьтә «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автоюлының 303 км + 600 м юлында Күкшел авылы янында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Скания автомобилен йөртүче, Киров шәһәре ягыннан Нократ Аланы шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен бозган, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан һәм каршы як юнәлештә хәрәкәт итүче УАЗ автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә УАЗ автомобиленең 64 яшьлек йөртүчесе урында һәлак була, пассажиры дәваханәгә җибәрелә. Юл-транспорт һәлакәте вакытында иминлек каешлары эләктерелгән була.

 Фото: район Дәүләт автоинспекциясеннән алынды

Хезмәт даны

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев