Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Куркынычны киметә

Куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле һәлакәткә дучар булучылар саны артты.

Бу уңайдан 11 июльдән 10 авгуска кадәр “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.

– РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, йөртүче дә, пас дә, пас са жир да куркы да куркынычсызлык каешы белән эләктерелергә тиеш, – диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Юл-транспорт һәлакәте була калса, ул алгы утыргычтагыларның һәлак булу куркынычын – 50 процентка, арттагыларныкын 25 процентка киметә. Әмма моңа еш кына төкереп карыйлар. Имештер, киресенчә, куркынычсызлык каешы аркасында теге яки бу зыянга тарыганнар турында сөйлиләр. Бу – уйдырма. Кызганычка каршы, шундый ялганнарны күтәреп алучылар да бар.

– 10 июльдән 19 июльгәчә, ягъни, 10 көн эчендә Әтнә юлларында куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән өчен 23 кешегә административ протокол төзелде, – диде районның ЮХИДИ җитәкчесе.

Шунда ук куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүгә җитди карарга, игътибарлы булырга чакырды.

ЮХИДИ: юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев