Әлеге һәлакәт буенча тикшерү эшләре башланды.
Бүген Биектау районында, «Прованс» торак комплексыннан ерак түгел, 17 яшьлек мотоцикл йөртүчесе автомобильне узып китәргә тырышып караган, әмма идарә итүне булдыра алмаган, бордюрга бәрелгән һәм ауган.
Яшүсмернең пассажиры аның яшьтәше була. Ул егыла һәм җәрәхәтләр ала, аннан соң хастаханәдә үлә.
Әлеге Һәлакәт буенча тикшерү башланды. Аның процессы прокуратура контролендә.
Бу хакта "ТАТМЕДИА" үзенең макс каналында хәбәр итте
Нет комментариев