Күшәр - Чишмәле Сап юлында көчле юл һәлакәте
Юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз.
Күшәр-Чишмәле Сап юлында юл фаҗигасе. Шкода автомобиле каршы як полосага чыгып, Форд автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ике автомобильгә дә механик зыян килгән. Ике кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Бу хәл тагын бер кат юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.
Юл пычрак булган шартларда тизлекне арттыру, игътибарсыз булу фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, машинаның техник торышын даими тикшереп торырга һәм һава торышына карап тизлекне сайларга тиешле.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз – дип кисәтте юл иминлеге инспекторы Ренат Мөхтәзиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев