Кышкы каникуллар
Агымдагы елның 22 декабреннән 11 гыйнварга кадәр балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән «Кышкы каникуллар» исемле киң масштаблы чара уза.
Әлеге операциянең максаты - балаларның кышкы ялларын имин һәм файдалы оештыру, юлларда һәм башка җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү.
"Кышкы каникуллар" операциясендә полиция хезмәткәрләре, укытучылар, социаль педагоглар, мәдәният һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре актив катнашачак. Алар балалар белән әңгәмәләр үткәреп, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы чараларын һәм үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен аңлатачаклар.
Операция барышында балаларның төнге вакытта ата-аналары яки законлы вәкилләре озатуыннан башка урамда йөрүләренә аерым игътибар биреләчәк. Әгәр дә балалар төнлә урамда күзәтелсә, аларның шәхесләрен ачыклау һәм ата-аналарына хәбәр итү буенча чаралар күреләчәк.
Көн яктылыгы кимү һәм һава торышы аркасында юл хәрәкәте хәлләренең катлаулы булуы нәтиҗәсендә, ТР эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне сак, игътибарлы булырга һәм яктылык кайтаручы элементлар кулланырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев