Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Нәтиҗә аяныч

Исегезгә төшерәбез – 11 июльдән 10 августка кадәр Татарстанда “Куркынычсызлык каешы” чарасы уза.

Бу чорда йөртүчеләрнең дә, пассажирларның да куркынычсызлыгы – каеш белән эләктерелгән булуы аеруча күз уңында булачак. Еш кына куркынычсызлык каешына карата тискәре фикер ишетелә. Ә менә дәлилләр ул каешның кирәк булуы хакында сөйли. Агымдагы елның 6 аенда куркынычсызлык каешы белән бәйле 32 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше вафат булган һәм 25 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Хәзер күз алдына китерегез: ваемсызлык аркасында күпме кеше зыян күргән! Әле бу гына да түгел, аларның туганнары, якыннары да рухи фаҗига кичергән.

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев китергән соңгы атна статистикасы да шомландыра.

– 18-25 июль аралыгында да куркынычсызлык каешларыныфң эләктерелгән булуын тикшердек. Кызганыч, бер атнада ан­дыйлар саны 19 булып чыкты. Кыскасы, шулкадәр кешегә административ протокол төзелде, – диде ул.

Һәрдаим истә тотыгыз: Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә транспорт чыганагында хәрәкәт иткәндә, йөртүче, әгәр җиһазланган булса, куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән булырга тиеш һәм каеш такмаган пассажирларны йөртергә тиеш түгел.

Ә бит каешны тагу-такмау хәзер фото-видеофикса­ция комплекслары яр­дә­мендә дә тикшерелә. Кыс­­касы, Дәүләт автоинспек­циясе юл хәрәкәтендә кат­на­шучыларның барысын да кагый­дәләрне төгәл үтәргә чакыра.

Ә хәзер шул сәбәпле теркәлгән соңгы юл һә­ла­кәтен искә алыйк. Шу­шы көннәрдә генә 23 яшь­­лек йөртүче “КИА” авто­мо­билендә, куркынычсыз тизлекне сакламаган хәлдә, каршы як хәрәкәт полоса­сына чыгып, бу вакытта сул якка маневр ясау­чы “ГАЗ” автомашинасына бәрелә. Нәтиҗәдә “КИА”ның 25 яшьлек пассажиры һә­лак була. Ә авыр хәлдәге йөр­түче сәламәтлек саклау учреж­дениесенә илтелә. Алар икесе дә куркынычсызлык каешын такмаганнар.

ЮХИДИ юл транспорт һәлакәте булса, бердәм ашыгыч хезмәтнең 112 телефон номерына мөрәҗәгать итү кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев