Олы Әтнә авылында авария теркәлде
Сәбәбе – игътибарсызлык!
“ЛАДА” автомашинасы төп юлдан баручы автомобильгә юл бирмичә, алдагы “Юл бирегез“ дигән 2.4 юл билгесен игътибарсыз калдырып, төп юлдан килүче белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә ике машинага да зыян килә. Шөкер, тән җәрәхәте алучылар юк.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – һәр йөртүченең төп бурычы.
Әлеге вакыйга тагын бер кат искәртә: юлда игътибарлы булу, тизлекне арттырмау һәм юл билгеләренә игътибар итү кирәклеген. Игътибарсызлык аркасында килеп чыккан аварияләр бик күп очракта фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.
Имин юллар телибез! Һәрвакыт сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев