Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз.
Олы Әтнә авылының Совет урамында юл һәлакәте. Шофер кеше идарәне югалта һәм юл билгесенә бәрелә. Нәтиҗәдә машина юл кырыена, су ага торган канауга төшеп китә. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Машинага техник зыян килә.
- Бүген Мәңгәр ягында бер шофер исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарланды, - диде юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Нет комментариев