«Полицейский дядя Степа» сезне көтә
Ишетми калмагыз һәм катнашыгыз.
Ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгы Эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең абруен күтәрү һәм полиция эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында «Полицейский дядя Степа» Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы уздыра.
Быел да әлеге конкурска стар бирелде. Конкурс берничә - район, төбәк һәм федераль этапларда үткәрелә. Конкурска катнашу өчен балалар теләсә нинди материалдан (текстиль, агач, полимер балчык һәм башка) эшләнмәләр ясарга тиешләр. Кул эшләре 2025 елның 27 апреленә кадәр район полиция бүлегендә кабул ителә. Сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч эш Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына җибәреләчәк. Шунысын да искәртәсе килә, конкурска 7 яшьтән кадәр балалар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев