Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Пычак ике яклы

20 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәрге чорда районыбыз юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган.

Автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, бу чорда алда барган транспорт чарасын тиеш булмаган урында узарга маташуның 3 очрагы расланган. Инде бер генә әйтелмәде, бик куркыныч маневр бу. Өстәвенә, караңгы көз айларында каршыга килүче транспорт белән ике араны чамалау бик кыен. Бездә руль артында баручы үзен гаять кыю тота, имештер, “все под контролем”.

Ә каршыдан килүче яңа гына руль артына утыручы булса? Әгәр син узган транспорт йөртүче дә әле “Өндәү” билгесе иясе генә булса? Кыскасы, бер “надан” нәтиҗәсендә хәвеф-хәтәр килеп чыгасын көт тә тор!
Шушы ук чорда транспорт пыяласының тонировкасы тиешле күрсәткечтән артык булган һәм куркынычсызлык каешын такмаган 4әр очрак теркәлгән. Бу ике хокук бозу, әлбәттә, беренче чиратта транспорт йөртүче куркынычсызлыгы белән бәйле кебек тоела.

Әмма пычак ике яклы: юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем өчен зур куркыныч тудыра болар.
Районыбыз юлларында баласын махсус утыргычта йөртмәгән 1 транспорт йөртүче дә тоткарланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев