Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Районда кагыйдә бозу очраклары күп

Узган атнаны район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәгән өчен 34 тапкыр административ җаваплылыкка тарту очрагы теркәлгән. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итә.

18-24 апрель көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланучыларның күбесе куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Күпләр бу хакта хәбәрдардыр инде, куркынычсызлык каешын такмаучыларга каршы көрәш тагын да катгыйлана. Ни кызганыч, район юлларында тагын бер төр юл кагыйдәләрен санламау артып килә – монысы, хәтер начараю белән бәйле бугай. Бер атна эчендә машина документларын өендә онытып калдыручылар саны 9 булган. Шул ук вакытта 2шәр юл-транспорт һәлакәте, автомобиль тәрәзәләрен тиешледән артык тонировкалау, транспорт чыганакларының теркәү номерлары укырлык хәлдә булмау һәм автотранспортларның төзек булмаган хәлдә юлга чыгуы ачыкланган. Моннан тыш иминият белешмәсе булмаган, диагностик картасы рәсмиләштерелмәгән хәлдәге һәм транспорт юлын тиеш булмаган җирдә аркылы чыккан 1әр җәяүле дә җавап тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев