Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.
"Рейд барышында барлыгы 8 машина йөртүчегә протокол төзелде.. 3 машина йөртүче саклану каешын такмаган иде, 2 машина йөртүченең иминият кәгазе юк һәм 2 машина йөртүченең номерлары чиста түгел иде. Тагын бер машина йөртүче җәяүлеләр юлына машинасын куйганы өчен штраф салынды",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Комментарии
Без имени
0
0
Узлэренэ инвалидлар урынына куярга ярыймы?