Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Россиядә максималь тизлек чикләнә

1 марттан максималь тизлек чикләнә, ә юлларда яңа юл билгеләре барлыкка килә.

Россиядә беренче тапкыр индивидуаль мобильлек чаралары (СИМ, электр самокатлары, гироскутерлар, монотәгәрмәчләр) өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелә.

Россия Юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәрешләрне РФ Хөкүмәте узган елның октябрендә хуплады. «РИА Новости» шул турыда яза.

1 марттан, документ нигезендә, электроскейтбордлар, гироскутерлар һәм монотәгәрмәчләр индивидуаль мобильлек чаралары категориясенә керәчәк: алар өчен максималь тизлек – сәгатенә 25 километрга, ә массасы - 35 килограммга кадәр рөхсәт ителә.

Электр скутерларында юлның уң ягында –  максималь тизлек сәгатенә 60 километр һәм велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән якта йөрергә яраячак.

Кагыйдәләрдә язылганча, индивидуаль мобильлек чараларында (СИМ) хәрәкәт вакытында өстенлек тротуарларда җәяүлеләргә бирелә.

Моннан тыш, индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәт махсус юл билгеләре белән көйләнә. Аларга төрле зоналарда йөрергә рөхсәт бирә торган, хәрәкәтне чикли торган яки тыя торган билгеләр керәчәк. Шуңа да карамастан, мондый билгеләр кую турындагы карарны урын һәм юл инфраструктурасына бәйле рәвештә җирле хакимият кабул итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-elektr-samokatlarynyn-maksimal-tizlege-ciklanacak-5867500

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев