Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Рулең турымы, әтнәле?

Элек исереклеккә шикләнелгән шоферга хезмәттәшләре шаяртып «Рулең турымы соң синең» дип әйтә торган булганнар.

Хәзерге заманда да бу әйтем актуальлеген югалтмый. Әле киресенчә, юлдагы транспортның интенсив хәрәкәте кысаларында “руль турылыгы” аеруча мөһим.
Аңлагансыздыр инде, биредә сүз исереклеккә шикләнелгән транспорт йөртүчеләр турында бара. Районыбыз автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 16-23 сентябрь көннәрендә шундый тагын бер йөртүчегә җәмәгать суды каршында җавап тотарга туры киләчәк. Гаебе расланса, ә әлегә районыбыз расланмыйча калган бер генә очракны да хәтерләмидер, җаваплылык бик кырыс. Зур суммада административ штраф түләргә һәм бик озак җәяү йөрергә туры киләчәк. Мине күрми калырлар әле, туктатмаслар дип өметләнү бөтенләй дә урынсыз... Сер итеп кенә әйтик – кая гына барсаң да, безнең “ГАИ”шниклар килеп чыга!
Шушы ук чорда “Юл йөрү кагыйдәләре”н бозу аркасында административ штрафын вакытында түләмәүчеләр дә ачыкланган. Хәзер шундый 5 кешегә тагын да күбрәк сумма чыгарып салырга туры киләчәк.
Узган атнада районыбыз юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Астарак искә алынучы очраклар, әнә шундый юл фаҗигаләренең сәбәпләре инде ул. Әйтик, 7 машинаның пыяла тонировкасы тиешле нормалардан артык булган. Ә бу йөртүчегә бик зур дискомфорт тудыра. Әллә шул тонировкасы артык зур булганмы, 1 транспорт чыганагы юл аркылы тиешле урында чыгып баручы җәяүлене күрмичә үтеп киткән. Әле ярый җәяүле туктап калган. Куркынычсызлык кпаешын кирәксезгә санаучылар да һич кимеми. Узган 7 көн эчендә шундый 11 йөртүче тоткарланган. Әле моңа баласын махсус креслога утыртмаган 1 йөртүчене дә кушарга кирәк. Үз тормышларына “төкереп караучы”лар гына җитмәгән, бала тормышын да куркыныч астына куючы булган.
Шушы ук чорда 5 йөртүче иминият белешмәсе булмаган хәлдә йөргән. Хәзер аңа да “экономияләгән” сумманы артыгы белән чыгшарып салырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев