Саны кимегән, төре арткан
Автоинспекция тарафыннан 22-27 апрель көннәрне юл кагыйдәләрен бозу сәбәпле районыбыз юлларында теркәлгән административ җәзага җәлеп ителүчеләр статистикасын күргәч, әнә шундый фикер туды.
Гомуми җәзага тартылучылар алдагы атналардан кимрәк үзе...
Инде соңгы арада күнегелеп килүче Юл кагыйдәләрен гадәти бозуларга тагын бер төре өстәлгән – кызганычка каршы, исереклеккә шикләнеп 1 йөртүче дә тоткарланган. Хәзер аңа да суд залында җавап тотарга туры киләчәк.
Шушы ук чорда 5 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлү чынлап торып шомландыра. Мондый фаҗигаләрнең күпчелеге тизлекне тиешледән арттыру белән бәйле. Инде юлларыбыз артык зур тизлек белән чабарлык та түгел, югыйсә.
Тиеш булмаган урында алда барган транспорт чыганагын узарга чыгуны да шушы ук категориягә кертергә мөмкиндер, мөгаен. Бу көннәрне әнә шундый 1 райондаш тоткарланган.
Куркынычсызлык каешын такмаган, иминият белешмәсе булмаган һәм машина пыяласы тиешледән артык тонировкаланган хәлдә тоткарланучылар да шулай ук 1әр йөртүче булган.
Ашыгу, игътибарсызлык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәү — болар барысы да фаҗигагә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев