Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Штрафлар – саллы, җаваплылык – катгый

Районыбыз автоинспек­ция­сеннән алган хә­бәр­ләргә караганда, узган атна мәгълүматлары юл-транспорт һәлакәтләре артуны күрсәтә.

Бу күренеш, кызганычка каршы, соңгы елларда еш күзәтелә һәм һәрберебезгә уйланырга сәбәп бирә. Әл­бәттә, зур фаҗигаләрне күз алдында тота күрмәгез. Шулай да 9-15 апрель аралыгында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлүне аз дип булмый. Яз галәмәтедер бу, башка елларны да шулайрак була иде.
Тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыгу очракларын да шушы категориягә өстәргә булыр иде, мөгаен. Үз-үзеңә артык ышанумы бу, әллә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белеп бетермәүме икән – узган атнада шундый 2 машина йөртүче тоткарланган.
Янә куркынычсызлык каешын телгә алырга туры килә. Дөрес алдагы атналар белән чагыштырсак, куркынычсызлык каешы такмыйча йө­рү­челәр берничә тапкырга кимегән үзе. Әм­ма автоинспек­торларга 5 йөртүченең куркынычсызлык каешын такмаган хәлдә эләгүе безнең район өчен кечкенә сан түгел.
Юл йөрү кагыйдәләрен куркыныч бозу саналмаса да, барлык автодокументлар белән бергә иминият белешмәсен алмау да законны үтәмәү дип кабул ителә. Шундый 2 райондаш административ җавапка тартылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев