Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тагын бер исерек йөртүче тоткарланган

Районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада районыбыз юлларында транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан 19 административ хокук бозу теркәлгән.

Аерым алсак, 5 кеше транспортта куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән. Саны бераз кимесә дә, кызганычка каршы, андыйлар һаман ачыклана. Шул ук вакытта 3 йөртүче автомобилен рөхсәт ителмәгән җиргә туктаткан һәм шул сандагы ук юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шулай ук, иминият белешмәсез һәм штрафын вакытында түләмәгән 2шәр йөртүче ачыкланган. Моннан тыш машинада тонировкасы тиешледән артык булган, артык пассажир йөрткән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган берәр җәяүле җаваплылыкка тартылган. Бу чорда тагын бер исерек йөртүче ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев