Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Тагын исерекләр?

ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада транспорт руле артына исерек хәлдә утыруга шикләнеп тагын 2 йөртүчене тоткарлаганнар.

Хәзер аларның нинди халәттә булуы суд аша хәл ителәчәк.
Шул ук вакытта йөртү хокукы булмаган хәлдә руль артына менеп кунаклаучы да тоткарланган. Бик кызганыч, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр әлегә кимеми. Бер атнада районыбыз юлларында йөрүче шундый 21 йөртүче ачыкланган.
Моннан тыш 2 машинада тонировка тиешледән артык булган, шулай ук 2 җәяүлегә юл бирмәү очрагы теркәлгән. Моңа җавап итеп, күрәсең, 3 җәяүле дә ма­шиналар агымын туктатып, транспорт юлын тиешле булмаган җирдә аркылы чыккан. Техник яктан төзек булмаган транспорт белән юлга чыккан, тиешледән артык йөк төягән йөртүчеләргә каршы 3 административ протокол төзелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев