Әтнә районының юл иминлеге мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.
1-7 октябрь көннәрне, 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Район автоинспекциясеннән алган хәбәрләргә караганда, бу көннәрне машина тонировкасы тиешледән артык булган 2 очрак ачыкланган.
Моннан тыш, 2 транспорт йөртүче иминият белешмәсе булмау сәбәпле, җавапка тартылган.
Шушы аралыкта 5 шофер куркынычсызлык каешын такмыйча йөргәннәре өчен җавапка тартылган. Шушы көннәрдә бер юл һәлакәте теркәлде, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.
Район халкына мөрәҗәгать итәсе килә: юл иминлеге — бер көнлек чара түгел, ул көндәлек гадәткә әверелергә тиеш.
Нет комментариев