Татарстан Республикасы территориясендә аварияләр торышы
Әтнә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ренат Мөхтәзиров белән әңгәмә узды.
Әтнә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ренат Мөхтәзиров безгә, юлларда балалар куркынычсызлыгы турында мәгълүмат таратуда, ярдәм итүебезне сорап мөрәҗәгать итте. Аның киңәшләрен, кисәтеп әйткән юл һәлакәтләре турында мәгълүматларны сезгә җиткерәбез.
Һәр ата-анага балаларны куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Барыгызны да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырам, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Үтеп баручы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча республика территориясендә 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 163 кеше һәлак булган һәм 2138е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Июль аенда гына да 327 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 39 кеше һәлак булган һәм 370 кеше зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгу сәбәпләренә тукталып узды.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре аеруча авыр нәтиҗәләр белән характерлана.
Ел башыннан бирле шундый 134 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 56 кеше һәлак булган, 223 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Июль аенда гына да мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә 14 кеше һәлак булган.
Каршы як полосага чыгуны бозган өчен санкцияләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше нигезендә 7500 сум штраф яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 4 айдан 6 айга кадәр мәхрүм итү каралган.
Әлеге хокук бозуны кабат эшләгәндә (12.15 маддәсенең 5 өлеше) транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр хокук бозу видеокүзәтү камералары тарафыннан теркәлгән икән, бу очракта 7500 сум күләмендә штраф билгеләнә.
Моннан тыш, РФ КоАП 12.15 маддәсенең 4 өлешендә каралган юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 12.15 маддәсенең 5 өлешендә каралган гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җинаять җаваплылыгы, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләү каралган.
Исерек хәлдә идарә итү аркасында аварияләр
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында исерек хәлдә яки аның билгеләре белән 99 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган, 136 кеше яраланган.
Машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәмәүләре аркасында аварияләр
Җәйге ял сезоны дәвам итә, ул даими ерак сәфәрләр белән характерлана һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен контрольдә тоту мөһим аспект булып тора. Кызганычка каршы, бу мөһим таләпне санга сукмау фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.
7 айда. 2025 елда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 кеше һәлак булган, 4 кеше зыян күргән.
Машина йөртүченең арыганлыгы бик куркыныч фактор булып тора, ул:
* игътибар тупланышын сизелерлек киметә;
• реакция тизлеген акрынайта;
• руль артында йокыга китүгә китерергә мөмкин;
• юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Шуны истә тотарга кирәк: арыган машина йөртүче юл вәзгыятен тиешенчә бәяли алмый һәм кискен хәлләрдә вакытында дөрес карарлар кабул итә алмый. Нәкъ менә шуңа күрә хезмәт һәм ял режимын үтәү пассажирларны һәм йөкләрне имин ташуның мәҗбүри шарты булып тора.
Балаларның юл-транспорт травматизмы
16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 7 бала һәлак булган, 291е төрле җәрәхәтләр алган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштыру анализы үсешнең борчулы динамикасын күрсәтә:
• юл-транспорт һәлакәтләре саны 36 очракка арткан (+15,3%);
• үлүчеләр саны 1 балага кимегән (-12,5%);
• яралылар саны 37 балага арткан (+14,6%).
Әлеге мисаллар балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү процессында катнашучыларның барысыннан да кичекмәстән игътибар һәм актив гамәлләр таләп итә. Монда массакүләм мәгълүмат чаралары аеруча зур роль уйный, алар мөһим мәгълүматны ата-аналарга һәм җәмәгатьчелеккә җиткерергә ярдәм итә.
Һәлак булган җиде баланың алтысы транспорт чаралары пассажирлары булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көн саен балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу буенча эшлиләр. Моннан тыш, 2025 елның 14 июленнән 24 июленә кадәр республика территориясендә оператив-профилактик чаралар уздырылды.
Балаларны йөртүче барлык ата-аналарга-машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәм! Бигрәк тә яшь пассажирларны йөрткәндә куркынычсызлыкка җитди карарга, тизлек режимын төгәл үтәргә, каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан качарга һәм юл-метеорологик шартларны исәпкә алырга кирәк. Һәм, әлбәттә, балалар автокреслоларын куллану мәҗбүри. Алар балалар травматизмын һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев