Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанның Зәй районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Changan автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан. Бу вакытта чит ил машинасы «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.
Җиңел машина йөртүчесе автомобильдән очып чыккан һәм һәлак булган, ә автомобиле янган.
Нет комментариев