Әтнәдә бер машина йөртүче таныклыксыз руль артына утырган
Юл иминлеге

Әтнәдә бер машина йөртүче таныклыксыз руль артына утырган

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

Кичә үткәрелгән рейд барышында барлыгы 9 йөртүчегә протокол төзелгән. Биш машина йөртүченең номерлары чиста булмаган, бер йөртүче - саклык каешын такмаган, бер йөртүче -  машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина белән идарә иткән, бер машина йөртүче - машинасын учетка бастырмаган булмаган һәм тагын бер йөртүче машинасын тиешсез урынга куйган булган.

Әтнә районында кагыйдә бозу очраклары хаман кимеми, ююларда сак булыгыз. Үзегезне саклагыз!


Нет комментариев