Әтнәдә машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч жилетлар бирделәр
Юл иминлеге

Әтнәдә машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч жилетлар бирделәр

Олы Әтнә үзәгендә машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч жилетлар өләшкәннәр.

Эчке эшләр булегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Әтнә - Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина  Әтнә үзәгендә яктылык кайтаргыч жилетлар өйләштеләр. 

- Без яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру максатында "Күзгә күренерлек бул" дип аталучы акция уздырабыз. Мондый эш балалар белән, ата - аналар җыелышында белем бирү учережденияләрендә, шулай ук урамнарда җәяүлеләр белән дә уздырыла. Монысында әлеге акция шоферларның куркынычсызлыгын тәэмин иү максатында оештырылды. Һәр шоферга яктылык кайтаргыч элементлары булган жилетлар бирәбез, - дип сөйләде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

 


Нет комментариев